Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 11:42

Районда каз өмәләре гөрли

Штәнде авылы Вәлинуровлар һәм Фәизовлар гаиләләрендә каз өмәсе гөрләп үтте.

Районда каз өмәләре гөрли
Районда каз өмәләре гөрли

Штәнде авылы Вәлинуровлар һәм Фәизовлар гаиләләрендә каз өмәсе гөрләп үтте.

Электән үк каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә күңелле итеп аралашу, күңел ачу, каз йолку осталыгын күрсәтү чарасы да. Туганнарың, күршеләрең белән бердәм булып эшләгәч, зур эш бәйрәм кебек үтә.

Штәнделеләр йоланың барлык шартларын да үтәп башкардылар әлеге эшне. Каз йолку, чистарту эшләре төрле халык җырлары, әйтемнәре белән бергә үрелеп барды.

Әнә шулай, районның төрле авылларында каз өмәләре гөрли. Ә бу, үз чиратында, халыкның гореф-гадәтләренә тугры булуын исбатлап тора.

Районда каз өмәләре гөрли
Районда каз өмәләре гөрли
Автор:
Читайте нас в