Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2023, 14:15

Балык тотам дип харап була язганнар

Бүген иртән ике балыкчы боз астына төшеп киткән.

Балык тотам дип харап була язганнар
Балык тотам дип харап була язганнар

Благовещен районындагы бер күлдә бүген иртән ике балыкчы чак кына үлемнән калалар, дип хәбәр итә шаһитлар.

“БашДТП” телеграм-каналындагы язмада ике ир-атның боз астына төшеп китүе күренә. Аларга ярдәмгә вакыйганың шаһитлары килә һәм кул астындагы чаралар белән коткаралар.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр курку белән генә котыла, беренчел мәгълүматлар буенча, бу вакыйга турында ашыгыч хезмәтләргә беркем дә хәбәр итмәгән.

Балыкчылар! Боз әле бик юка, сак булыгыз! Елның-елында кыш көннәрендә елга-күлләрдә боз ватылып, дистәләрчә кешеләр суга батып харап була.

Балык тотам дип харап була язганнар
Балык тотам дип харап була язганнар
Автор:
Читайте нас: