Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2023, 13:18

Төнлә булган коточкыч янгында бер хатын һәм 4 яшьлек кыз һәлак була

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе һәм шартлары ачыклана.

Төнлә булган коточкыч янгында бер хатын һәм 4 яшьлек кыз һәлак була
Төнлә булган коточкыч янгында бер хатын һәм 4 яшьлек кыз һәлак була

Башкортстанда 19 ноябрь төнендә Яңавыл шәһәренең Некрасов урамында биш катлы йортның дүртенче катында янгын чыккан, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 янгын сүндерүчесе һәм 5 берәмлек техника оператив рәвештә килеп, шунда ук йортта яшәүчеләрне коткаралар һәм утны сүндерәләр.

Махсус баскычлар ярдәмендә 19 кеше коткарылган, шуларның 10 - балалар. Калган кешеләр үзләре эвакуацияләнгәннәр. Янгын сүндерүчеләр 44 минут эчендә ачык янгынны сүндерәләр. Эвакуация вакытында бер хатын һәм аның баласы яну продуктлары белән агулана.

Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм машинасында 34 яшьлек хатын вафат була, 4 яшьлек кызны дәваханәгә алып барып җиткерделәр, әмма соңрак кабул итү бүлмәсендә аның үлеме теркәлә.

Янгынның сәбәбе һәм шартлары ачыклана.

Фото: “Башинформ”.

Автор:
Читайте нас: