Синоптиклар фаразлавынча, алдагы өч көндә салкын һәм карлы булачак. Якшәмбе, 19 ноябрьдә, яңгырлар көтелми. Һава температурасы көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе, 20 ноябрь, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Һава температурасы төнлә -4, -9, урыны белән -14, көндез 0, -5 градус булуы көтелә.
Сишәмбе, 21 ноябрьдә, кар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Термометр баганалары төнлә -2,-7, көндез +3,-2 градус күрсәтәчәк.