Эш сәфәре кысаларында Республика Башлыгы Тозлыбин авылында да булды. Монда күптән түгел генә авыл халкына табигый газ ягулыгы килеп җиткән иде. Биредә 234 кеше яши, нигездә марилар.
Республика җитәкчесе авыл старостасы Иван Айметов һәм халык белән аралашканда район Хакимиятенә быел ук үзәк урамга вак таш салырга кушты.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләвенчә, Тозлыбин авылы социаль газлаштыру программасы буенча газлаштырылган. Бүгенге көндә 24 йорт газ ягулыгына тоташтырылган. Тагын 10 йорт тоташтыру стадиясендә.
Авыл халкы Радий Хәбировка “Җирле инициативаларга ярдәм итү” программасында актив катнашулары турында сөйләде. Аерым алганда, 2019нчы елда авыл клубының яңа бинасы 1,2 млн. сумга төзелгән, шуларның 930 мең сумы – республика бюджетыннан.
Клуб директоры билгеләвенчә, биредә “Вис вис” фольклор коллективы, “Кудур Онгыр” бию ансамбле, Ккелшен илена” театр коллективы эшли. Иҗат коллективлары район чараларында актив катнаша.
Традицион рәвештә ике елга бер тапкыр Тозлыбин авылында “Гармонь йук” (“Играй, гармонь!”) гармунчылар фестиваль-конкурсы үтә. Елдан-ел конкурс масштабы арта: быел 72 катнашучы, Балтач, Мишкә, Калтасы районнарыннан, шулай ук Благовещен һәм Бөре шәһәрләреннән җиде ансамбль булган.
Радий Хәбиров халыкка Мишкә районының Мишкә авылындагы Мари милли-мәдәни үзәгенә барырга киңәш итте һәм районе Хакимияте башлыгына республика туризм үзәге белән бергә “Башкорт озын гомерлелеге” республика программасы кысаларында шундый сәфәр оештырырга кушты.
Быел монда ППМИ программасы буенча 646,5 мең сумлык балалар спорт мәйданчыгы төзелгән. Хәзер ул биредәге 47 баланың яраткан урыннарының берсе булып тора.
Авылның биш кешесе МХОда катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның берсенең әнисе балаларының исән – сау булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, аның контракт буенча хезмәт итүче улы махсус операциянең башыннан ук анда. Өч тапкыр бүләкләнгән, күптән түгел аңа Жуков ордены тапшырылган. Сентябрь ахырында ул кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш.
"Улыгыз кайткач, мин сезне бергә Уфага чакырам, аның белән шәхсән танышырга телим. Иң мөһиме, безнең барлык яугирләребез җиңү белән исән-имин кайтсыннар”, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.