Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2023, 13:05

Студентны скотч белән ураган укытучыны эштән куганнармы әллә?

Бу хәлне Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерде.

Студентны скотч белән ураган укытучыны эштән куганнармы әллә?
Студентны скотч белән ураган укытучыны эштән куганнармы әллә?

Уфа автотранспорт колледжында булган инциденттан соң укытучыны эштән азат иткәннәр. Бу хакта колледж ректоры Радмир Ибраһимов "ufa1" порталында хәбәр иткән.

Укытучы үзенең гамәлен аңлатмаган. Әлеге хәлдән соң ул эштән читләштерелгән булган, ә бүген учреждение җитәкчесе укытучының колледжга кире кайтмаячагы турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез: укытучы колледжда белем алучы студентның башын кызыл скотч белән ураган иде. Бу хакта язган идек. Ул вакытта моның сәбәбен укытучы “Эшләргә комачауламасын өчен”, дип аңлатты. Бу хәлнең видеосы шундук социаль челтәрләрдә таралды.

Бу хәлне Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерде.

Автор:
Читайте нас: