Әйтик, бүген Система-112 шалтыратуларын эшкәртү үзәгенә Белорет районының Тирлянский авылыннан кичә көндез 50 яшьлек ир-атның урманга гөмбә җыярга китүе һәм кире кайтмавы турында хәбәр килгән. Үзе белән кесә телефоны булмаган. Әлегә эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.
Бүген Баймак районыннан да шундый ук шалтырату килгән. Мәрәс авылыннан өч өлкән кеше гөмбә эзләп Ирәндек тавына киткәннәр һәм адашканнар. Бәхеткә, эзләүләрдән соң табылганнар.
Урманга барганда үзегез белән пычак, азык запасы, шырпы, зарядкасы булган телефон алыгыз. Туганнарыгызны кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга җыенуыгыз турында мотлак кисәтегез.