Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2023, 09:24

Әбиләр чуагы кире кайтырмы?

Һава торышы җәй көннәрендәге кебек җылы булгач, әбиләр чуагы башланды, дип шатланышкан гына идек, көннәр тагын бозылып китәргә уйлый.

Әбиләр чуагы кире кайтырмы?
Әбиләр чуагы кире кайтырмы?

19 сентябрьдә Башкортстан Русиянең төньяк-көнбатышыннан күчеп килгән салкын фронт йогынтысына дучар булачак. Шуңа күрә һава температурасы көндез +14,+19 градуска кадәр төшәчәк. Кайбер районнарда бераз яңгыр ява.

Атна уртасыннан Башкортстанга яңадан әбиләр чуагы кайтачак. Һава температурасы 21 сентябрьдә көндез +18,+23, төнлә +3,+8 градус тәшкил итәчәк.  

Әбиләр чуагы вакытында явым-төшем көтелми.

Автор:
Читайте нас: