Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 10:36

Бүген төнлә янә янгын теркәлгән

37 яшьлек хатын-кызның куллары, аяклары һәм аркасы җитди җәрәхәтләнгән.

Бүген төнлә янә янгын теркәлгән
Бүген төнлә янә янгын теркәлгән

13 сентябрьдә кич Уфада Байкал урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, ике фатирлы агач йортның янкормасы янган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл вакытында 37 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Аның куллары, аяклары һәм аркасы җәрәхәтләнгән. Ул дәваханәгә озатылган. Янгын сүндерелгән, аның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Автор:
Читайте нас: