Штәнде авылындагы 1179нчы сайлау участогында авыл халкы зур активлык күрсәтә.
Биредә 415 кеше теркәлгән. 33 кеше өендә сайлаячак. 18 кеше тәүге тапкыр тавыш бирә. Беренче тапкыр тавыш биргән Илнар Нигамәтуллин сайлау участогына иртә белән үк килде.
-Минемчә һәркем үз тавышын бирергә тиеш. Бу безнең гражданлык бурычыбыз. Мин киләчәгебез өчен тавыш бирәм, - ди Илнар Нигамәтуллин.