1179нчы сайлау участогында сайлаулар оешканлык белән тыныч шартларда бара. 58 яшьлек Камил Җиһангиров бер сайлауны да калдырмый. Ул бу юлы да иртә белән килеп, беренче булып гражданлык бурычын үтәде.
-Сайлауларга һәрвакыт киләм һәм лаеклылар өчен тавыш бирәм. Бүген барыбыз өчен дә мөһим көн. Үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз”, - ди Камил Җиһангиров.