Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2023, 10:45

Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар

Сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Мата авылы клубында урнашкан 1180нче сайлау участогында сайлау оешкан төстә уза.

Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар
Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар

Сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Мата авылы клубында урнашкан 1180нче сайлау участогында сайлау оешкан төстә уза.

Комиссия рәисе Винер Гыймадов җитәкчелек иткән 1180нче участок үз эшен башлады.

Иң беренчеләрдән булып участокта Илфат Вәлиев сайлады. Ул башкаларга уңышлар, сәламәтлек теләде.

-Мондый мөһим чарадан читтә калып булмый. Шуңа күрә йорт эшләрен башлаганчы, монда килеп сайларга булдым. Таң белән эшләнгән эш хәерле була. Сайлауда катнашу һәркемнең бурычы, дисәк тә була. Илебезнең киләчәге өчен битараф булмаганнар бу бурычны үтәргә тиеш, - ди Илфат Вәлиев.

1180нче сайлау участогы исемлегендә 289 кеше теркәлгән. 11 кеше өендә сайлаячак. 8 кеше тәүге тапкыр тавыш бирәчәк.  

Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар
Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар
Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар
Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар
Авылларда сайлауга җаваплы карыйлар
Автор:
Читайте нас: