Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2023, 21:00

Укытучы студентның башын скортч белән ураган

Бу хәлне видеога төшереп алганнар.

Укытучы студентның башын скортч белән ураган
Укытучы студентның башын скортч белән ураган

Укытучы колледжда бер студентның башын кызыл скотч белән ураган. Хәзер бу хәл буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерү башлаган, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бу хәл Уфадагы автотранспорт колледжында булган. Социаль челтәрләрдә таралган видеода укытучының студент башына скотч ураганы күренә.  Укытучының: “Эшләргә “комачауламаска” сүзендә нәрсә аңлашылмый?” -  дип сөйләгәне ишетелә.

Билгеле мәгълүмат буенча республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы автотранспорт колледжында булган вакыйга буенча тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк.

Автор:
Читайте нас: