Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2023, 10:54

Киләсе атнада аңа ике яшь тулган булыр иде...

Кабартылган бассейнда бер яшьлек сабый батып үлгән.

Киләсе атнада аңа ике яшь тулган булыр иде...
Киләсе атнада аңа ике яшь тулган булыр иде...

Кичә Баймак районында коточкыч хәл теркәлгән. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, бер авыл йорты территориясендә кабартылган бассейнда бер яшьлек сабый батып үлгән. Киләсе атнада аңа ике яшь тулган булыр иде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, сабыйның әтисе йортта 103×63×18 зурлыктагы һәм 45 см тирәнлектәге балалар өчен бассейн урнаштырган булган. Бу көнне ир-ат кызы белән йортта машина ремонтлаган. Күпмедер вакыт үткәч, кызыкай әтисе яныннан югала. Ир-ат кызын эзли башлый һәм теге яңа бассейнда таба. Кызганычка каршы, бер яшьлек сабый үлгән була.

Әлеге гаилә тагын ике кыз һәм ике малай тәрбиялиләр. Моннан тыш, хатынның беренче гаиләсеннән тагын ике олы балалары бар – улы һәм кызы. Чыганак билгеләвенчә, гаилә исәптә тормаган, уңай характерлана.

Автор:
Читайте нас: