Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2023, 13:28

Чираттагы оператив киңәшмәдә

2023 елның 6нчы июненә район территориясендә 26 янгын теркәлгән. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булган һәм 1 кеше җәрәхәтләнгән.

Чираттагы оператив киңәшмәдә
Чираттагы оператив киңәшмәдә

Бүген атналык оператив киңәшмәдә авыл биләмәләре башлыклары, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы, социаль өлкә, эшкуарлыкка кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау үзәге инструкторы Ришат Хиҗәпов чыгышы аерым бер урын алды.

2023 елның 6нчы июненә район территориясендә 26 янгын теркәлгән. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булган һәм 1 кеше җәрәхәтләнгән.

Аналитика күрсәтүенчә, Иске Балтач авыл биләмәсе территориясендә - 7, Көнтүгеш - 5, Югары Янактай, Көндәшле, Нөркә, Түбән Карыш, Тушкыр авыл биләмәләрендә - 2шәр, Богдан, Сәйтәк, Штәнде һәм Түбән Сикияз авыл биләмәләрендә 1шәр янгын теркәлгән. Янгыннар нигездә электр үткәргечләр төзек булмау, ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.

Автор:
Читайте нас: