Бүген, 6нчы июньдә, Башгидрометеоүзәк синоптиклары фаразлавынча, республикада кыска вакытлы, яшенле яңгырлар булачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез һава +17, +22, көньяк районнарда +25, +30 градуска кадәр җылыначак.
7нче июньдә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Урыны белән яшенле. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Төнлә һава температурасы +8...+13 градус, көндез +17...+22 градус булачак.
8нче июньдә төньяк районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көнбатыштан җил уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +5, +10, көндез +18, +23 градус булуы көтелә.