Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2023, 15:32

Мөрәҗәгать буенча тикшерү

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча, район Хакимиятенең архитектура һәм  төзелеш  бүлегенең баш архитекторы гражданинның мөрәҗәгатен карамаган өчен штрафка тарттырылды.

Прокуратура тарафыннан район Хакимиятенең вазифалы затлары гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы закон таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрелде. Аның барышында район Хакимиятенә районның бер торак пунктын газ белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килгән булуы ачыкланды. Тик ул архитектура бүлегенең баш архитекторы һәм район Хакимияте тарафыннан тиешенчә каралмый калдырылган. Нәтиҗәдә бу мөрәҗәгать итүченең мәнфәгатьләрен бозуга китергән.

Ачыкланган хокук бозулар буенча район Хакимияте башлыгына тәкъдим билгеләнде, баш архитекторга карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.59нчы мәддәсе буенча административ эш кузгатылды (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозу).  Эшләр каралды һәм канәгатьләндерелде, гаепле вазифалы зат штраф рәвешендә административ җәзага тарттырылды.

Р. ХӘБИРОВ,

район прокуроры вазифаларын башкаручы.

 

Автор:
Читайте нас: