Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2023, 09:00

Батырлык ордены тапшырылды

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов Денис Пихтовниковның тормыш иптәше Людмила Леонидовнага Батырлык ордены тапшырдылар.

Батырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды

Курач авылында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов Денис Пихтовниковның тормыш иптәше Людмила Леонидовнага Батырлык орденын тапшырдылар.

Чарада шулай ук Денис Владимировичның танышлары, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр һәм Русия милли гвардия гаскәрләренең республика буенча ведомстводан тыш сак идарәсенең начальнигы Рөстәм Нафигов катнашты.

Денис Владимировичның әти-әнисе, ике улы, хатыны калды. “Мин бу гаилә белән чын күңелдән югалту кайгысын уртаклашам. Ватанны саклаучылар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк”, - дип билгели район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы.

 

Батырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды
Батырлык ордены тапшырылды
Автор:
Читайте нас: