Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2023, 13:00

Сабантуйда фаҗига була язган

Ат чабышлары вакытында бер ат җайдагын чөеп бәреп, үз артыннан өстерәп йөрткән.

Сабантуйда фаҗига була язган
Сабантуйда фаҗига була язган

Әбҗәлил районының Аскар авылында үткән Сабантуй бәйрәмендә ат чабышлары вакытында чаптар дулап китеп, җайдагын чөеп бәргән, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Теге егетнең аягы өзәңгегә кысылып кала. Бу хакта шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр һәм вакыйгадан видеолар урнаштыралар.

Ат агрессив булган, җайдактан котылырга тырышкан. Комментарийларда җирле халык җайдак исән, әмма җәрәхәтләр алган диләр.

“Ни өчен болай булды? Кеше махсус киемдә түгел иде. Әгәр дә барысы да инструктаж буенча оештырылган булса, болай булмас иде”, — дип билгеләп үтә видео авторы.

Бүтән кешеләр җайдакны түгел, ә  атны ярышларга алдан әзерләү кирәклеге турында язып чыгалар.

Видео интернет челтәрләреннән алынды. 

Автор:
Читайте нас: