Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2023, 22:12

Көн эссе дип су коенырга ашыкма

Зур фаҗига: елгада 2016нчы елгы бала батып үлгән, икенчесен коткарып өлгергәннәр. 

Көн эссе дип суга кермә
Көн эссе дип суга кермә

Башкортстанда суда янә фаҗигале хәл теркәлгән. Шимбә көнне, 27 майда, Благовещен районының Саннинское авылындагы елгада 2016нчы елгы бала батып үлгән. Аның гәүдәсен судан 20:40 сәгатьтә җирле халык чыгарган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганакта билгеләнүенчә, бала су коенганда батып үлгән. Шунда ук 2015нче елда туган кыз бала коткарылган. Мондагы су коену урыны җиһазландырылмаган булган.

"Хөрмәтле әти-әниләр, балаларны караучысыз су буена җибәрмәгез. Аларга су керүнең хәвефле булуы турында сөйләгез", — дип искәртә ашыгыч хезмәтләр.

Автор:
Читайте нас: