Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2023, 16:58

“Саумысыз, авылдашлар!” барысын да бергә җыйды!

Бүген районыбызның гүзәл табигать кочагында урынлашкан  Чуртанлыкүл авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.

Чуртанлыкүл – гүзәл табигате, сокланып бетә алмаслык күле, тырыш һәм уңган халкы белән дан тоткан авыл.  Әлеге бәйрәм хезмәт сөючән халкының күңелле итеп ял итә белүләрен, җыр-моңга осталыгын, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлады.

Көннәр иминлектә үтсен дип бәйрәмне Үзәк мәчете имам-хатыйбы Филүс Камалтдинов һәм Чуртанлыкүл авылы имамы Йосып Исмаев Коръән аятләре белән ачып җибәрделәр.

Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтов, район мәдәният бүлеге башлыгы Дамир Хәмәтовлар сәламләделәр, күңелле яллар теләп, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик иттеләр.

Авыл тормышында һәм бәйрәмне оештыруда актив катнашучы -  Зимфира һәм Илшат Хәмидуллиннар бүләкләнде. Тәнзилә Тимергалиева, Илгиз Мифтахов, Светлана Гатауллина, Лилия Бәләгыйтдинова, Мифтаховлар, Шәйхәйдаровлар, Рафиковлар гаиләләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.  Шулай ук, бүген үзенең күркәм юбиленн билгеләп үткән Ралия Саяпова район Хакимияте башлыгының Котлау хаты белән бүләкләнде.

Авыл уртасындагы сокланып бетә алмаслык күл буенда үткән бәйрәм бик күңелле булды. Чарада катнашучылар Светлага Галиева, Руслан Кабулов, Светлана Гатауллина, гармунчылар һәм Башкортстанның атказанган артисты Радиф Зарипов чыгышларын җылы кабул итеп, алкышларга күмделәр.

Шулай ук бәйрәм барышында төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды. Нинди генә кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар булмады – балыкчылар ярышы, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш, утын кисү, таяк тартыш, чаңгыда йөрү, көймә ярышы...

Авылдашлар һәм кунаклар пылау белән дә сыйланды. Күмер самоварлары көн дәвамында кайнап торды. Табын артында сыйланып, рәхәтләнеп аралашып утыруларга ни җитә?!

Мондый чагу бәйрәм халык хәтерендә озак елларга калыр. Барысы да күпмедер вакытка гади тормыш мәшәкатьләрен онытып, танышлары, туганнары һәм якыннары белән  аралашты, күңелле итеп вакыт уздырды. Чуртанлыкүл авылының киләчәге дә әлеге бәйрәм кебек чагу, бердәм һәм өметле булсын!

Автор:
Читайте нас: