Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы партиясе РФ Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә юлланды.
Чакырылучылар арасында Мата авылы егете Гаяз Солтанов та бар. Бу хакта Штәнде авылы биләмәсе төркеме хәбәр итә.
Туганнары, якыннары, дуслары, таныш-белешләре егеткә намуслы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуын телиләр.