Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2023, 22:50

Балтачлы республика картасын чигүдә катнашты

26нчы майда “Китап-бәйрәм” халыкара китап ярминкәсе чикләрендә “Башкортстанның чигелгән картасы” республика проектының презентациясе үтте.

Чигелгән картада республикабызның барлык муниципаль берәмлекләренең истәлекле урыннары сүрәтләнгән, районга туры килгән орнаментлар, традицион символлар кулланылган. Картаның зурлыгы – 1,5 метрга 2 метр. Анда республиканың 54 районы сурәтләнгән. Эштә төрле материаллар: ярымасыл ташлар, сәйлән, тасмалар, күн, киез, алтын һәм көмеш җепләр, чигү техникасы файдаланыла. Проект күпмилләтле республиканың бердәмлеген, аның бай мирасын, эштә дә, сәнгать аша да берләшә алуын күрсәтә.

Балтач районы картасын район мәдәният сарае хезмәткәре Рүзинә Фәссахова чикте. Республика халык иҗаты үзәгеннән эше өчен Рәхмәт хатына лаек булды.

Гөлназ Галләмова.

Автор:
Читайте нас: