Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 14:56

Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск

Бүген, чик буе сакчылары көне алдыннан, “Сагышлы ана” мемориал комплексында чик буе сакчыларына обелиск ачылды.

Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск

Бүген, чик буе сакчылары көне алдыннан, “Сагышлы ана” мемориал комплексында чик буе сакчыларына обелиск ачылды.

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган тантанага район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, “Генераллар, адмираллар һәм Ватан геройлары Советы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рәвил Киреев, Дәүләт иминлеге органнары ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасының мәдәният һәм спорт буенча комиссиясе рәисе Рауф Киреев, Русия Федераль хщвефсезлек хезмәте БР буенча Бөре шәһәрендәге идарәсенең бүлек начальнигы Сергей Анпилогов һәм әлеге бүлекнең вәкиле, якташыбыз Зәлиф Әсләмов, Чик буе гаскәрләре ветераннарының, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның Татарстан Республикасы буенча төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Айрат Нисафетдинов, Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, Нефтекама шәһәренең ветераннарның һәм чик буе гаскәрләренең запастагы хәрбиләрнең региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары буенча төбәк координаторы Илнур Мөхәмәтов, Тәтешле, Аскын,  Красный Холм, Балтач, Яңавыл районнарының “Чик буе туганлыгы” җитәкчеләре, чик сакчылары һәм аларның туганнары-якыннары җыелды.

Тантаналы чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев барысын да обелиск ачылу белән ихлас котлады.

-Бүген районыбыз елъязмасына истәлекле вакыйга – чик буе сакчыларына обелиск ачу языла. Үз тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырып, Ватанга тугры хезмәт итү традицияләрен лаеклы саклаган чик буе гаскәрләре ветераннарына рәхмәт белдерәсем килә. Бу обелискны төзүгә, урнаштыруга өлеш керткән һәркемгә олы ихтирам һәм хөрмәт, - диде үз чыгышында Илгиз Әхвәс улы.

Хәрби хезмәттә һәлак булган чик буе сакчыларын бер минут тынлык белән искә алганнан соң,  сүз чик буе сакчысы, районның имам мөхтәсибе Мөдәрис Галиуллин хәзрәткә бирелде. Ул илебез азатлыгы өчен үзләрен аямый көрәшкән якташларыбыз рухына дога кылды.

Тантаналы рәвештә Чик буе гаскәрләренең 105 еллыгы уңаеннан һәм обелискны төзүдә зур өлеш керткән өчен Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрдәншинның Мактау грамоталары, чик буе гаскәрләренең юбилей медальләре,  “Хәрби туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының республика бүлекчәсенең, район Хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантаналы митинг район мәдәният сарае хезмәткәрләренең ватанпәрвәрлек рухындагы җырлары белән үрелеп барды.

Иске Балтач үзәгендә урынлашкан“Сагышлы ана” мемориал комплексын тагын да тулыландырып, чик буе сакчыларының туган илгә тугрылыгы чагылышы булып калыккан обелиск чәчәкләргә күмелеп сафка басты.

Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Чик буе сакчылары хөрмәтенә — обелиск
Автор:
Читайте нас: