Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2023, 21:36

15 яшьлек үсмер иптәшләренә пычак белән ташланган

Үсмерләр күл буенда ял иткән булган.

15 яшьлек үсмер иптәшләренә пычак белән ташланган
15 яшьлек үсмер иптәшләренә пычак белән ташланган

Иглин районара Тикшерү бүлеге 15 яшьлек үсмергә карата “Ике яки аннан да күбрәк кешегә карата сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, 22 май кичендә Алаторка авылы янындагы күл буенда яшүсмерләр компаниясе шашлык пешергән.

Бервакыт 15 һәм 17 яшьлек ике яшүсмер белән гәепләнүче арасында конфликт килеп чыга, аның барышында соңгысы теге ике егеткә пычак белән кадаган. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыртканнар һәм зыян күрүчеләр дәваханәгә озатылган. Хәзер инде аларның тормышына бернинди дә куркыныч янамый. Гәепләнүче кылган эшен таный.

"Аның белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, барлык сәбәпләр һәм шартлар билгеләнә”, — дип хәбәр ителә чыганакта.

Пациентларны реанимациядән бүлеккә күчергәннәр. Хәлләре уртача авырлыкта, тотрыклы.

Автор:
Читайте нас: