Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кыска вакытлы ялган кайткан яугирләр белән очрашты.
Очрашуда хезмәт барышы һәм көнкүреш проблемалары турында фикер алыштылар. Яугирләр МХО зонасында кирәк булган кирәк-яраклар турында сөйләделәр. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәр үтенечне исәпкә алды.
МХО зонасына чираттагы гуманитар ярдәм май ахырында озатылачак.
Егетләр иртәгә кабат юлга чыгачаклар. Аларга исәнлек-саулык телибез. Исән-имин булып тиздән якыннары белән очрашырга насыйп булсын аларга.