Ике атна элек районга махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез кыска вакытлы ялга кайтканнар иде. Санаулы көннәр бер мизгелдәй узып та китте. Хәзер аларга кабат юлга кузгалырга кирәк.
Яугирләр арасында “Якут “ һәм “Гиви” позывнойлы хәрбиләр дә бар. Иртәгә ерак юлга дигән көнне безгә дә алар белән очрашып, әңгәмәләшү насыйп булды.
“Якут” – Тозлыбин, “Гиви” – Балтач авылы егетләре. Икесе дә үткән елның июнь аенда Казанда хәрби әзерлек үтәләр һәм ары таба махсус хәрби операция зонасына юлланалар.
“Якут” үз авылында башлангыч мәктәптә укый һәм Иске Балтачта урта мәктәпне тәмамлый. Ары таба Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжында белем ала.
Елань шәһәрендә мотоукчылар гаскәрләрендә Ватан алдында изге бурычын үти. Биргән антына бернинди дә тап төшерми, солдат вазифаларын намуслы башкарып кайта.
“Гиви” позывнойлы хәрби Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә белем ала һәм ары таба Иске Балтач авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлый. Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә, Росгвардиядә хезмәт иткән.
-Барысына да рәхмәт әйтәсебез килә. Даими рәвештә гуманитар ярдәмнәр килеп тора. Райондашлар, туганнар җибәргән посылкаларны алу – һәрчәк рәхәт. Көтеп алабыз без аларны. Ял иттек, барысы белән дә күрешеп өлгердек, хәзер сафка басарга,бүрычны үтәргә вакыт. Тыныч күңел белән юлга кузгалырга әзербез, - диләр кыю һәм батыр яугирләр.
Иртәгә, 19 май көнне, райондашларыбыз кабат юлга кузгалачак. Исән-сау булып, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.