Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2023, 20:10

Хәрби хезмәттә булу - иң җаваплы карарларның берсе

Бүген район Хакимияте бинасында контракт буенча хезмәт итү турында очрашу үтте.

Хәрби хезмәттә булу - иң җаваплы карарларның берсе
Хәрби хезмәттә булу - иң җаваплы карарларның берсе

30 март көнне, район Хакимияте бинасында, “Хәрби туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге рәисе Альберт Шаһиморатов, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Руслан Бакиров һәм район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм авыл биләмәләре башлыклары белән очрашу үткәрде. Монда контракт буенча хезмәт итү шартлары турында сүз барды.

Бүгенге заманада кыюлык, батырлык һәм тугрылык – олы хөрмәткә ия булган мөһим сыйфатлар. Моннан тыш, бу сыйфатлар гадәти тормышта гына түгел, хәрби тормышта да мөһим булып тора. Хәрби хезмәттә булу - иң җаваплы карарларның берсе. Мондый һөнәрнең мөһимлеген күздә тотып, контракт буенча хәрби хезмәт итү өчен билгеле шартлары да бар.

Очрашуны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ачты. Ул билгеләп үтүенчә, бүген махсус хәрби операциядә ике йөзгә якын балтачлы катнаша. Шул ук район халкына, шәхси эшкуарларга, хезмәт коллективларына һәм волонтерларга райондаш яугирләргә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Районның битараф булмаган халкы көн саен диярлек гуманитар ярдәм җыю пунктына кирәк-яраклар, дарулар, азык-төлек җыелмаларын китерәләр.

“Хәрби туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге рәисе Альберт Шаһиморатовның чыгышы катнашучыларга оешманының тарихы, төп максатлары һәм бурычлары, анда узган чаралар турында җентекләп белергә мөмкинлек бирде.

-"Хәрби туганлык” бердәм “йодрыкка” күп санлы гаскәрләр вәкилләрен берләштерде. Оешма хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм итү, теге яки бу сәбәп буенча катлаулы тормыш хәлендә булган сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм итү буенча социаль чаралар, шулай ук төрле спорт ярышлары үткәрә. Балтач районында да "Хәрби туганлык"ның җирле бүлеге булса, без бик шат булыр идек, - дип ассызыклады Альберт Нияз улы.

Ары таба җыелышта районда әлеге оешманың җирле бүлеген булдыру турында карар кабул ителде.

Үз чыгышы белән очрашуны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Руслан Бакиров дәвам итте. Аның чыгышы очрашуда катнашучыларга контракт буенча хезмәт итү өчен нәрсәләр кирәклеге турында төпле аңлатмалар җиткерүгә мөмкинлек бирде.

--Контракт буенча хәрби хезмәт итү өчен кандидат 18 яшьтән дә яшьрәк һәм 60 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. МХОда контракт буенча хезмәт итүче булып пенсиягә чыккан хәрбиләр дә, чакырылыш буенча хәрби хезмәттән соң китүчеләр дә, шулай ук хәрби хезмәт узмаган, әмма урта һөнәри һәм югары белем алган ир-атлар да булырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рядовойдан прапорщикка кадәр 60 яшькә кадәрге кандидатлар кабул ителә. Бу очракта контракт вакыты 6 айдан башлана. Офицерлар булып  шулай ук 60 яшькә кадәр кабул итәләр. Монда контракт вакыты инде 3 елдан 5 елга кадәр була, — дип билгеләп үтте Руслан Бакиров.

Шулай ук хәрби хезмәт итәргә теләсәң, беренче эш итеп тиешле документларны хәрби комиссариатка тапшырырга кирәклеген билгеләп үтте. Ары таба психолог белән әңгәмә, медицина тикшерүе узарга, күрсәтмә алырга һәм хезмәт итү урынына юлланырга. Һәм хәрби частьтә контракт төзелә.

Очрашу барышында МХОда катнашучыларга тиешле түләүләр турында мәгълүматлар да яңгырады. Түләүләр, социаль гарантияләр, ташламалар турында тулырак Руслан Бакиров сөйләп үтте. 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы, хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дару препаратлары белән бушлай тәэмин итү, әйбер мөлкәте һәм кием белән тәэмин итү, бушлай өч тапкыр ашату һәм ике атналык түләүле отпуск кебек ташламалар һәм гарантияләр турында ассызыклады.

Контракт буенча хәрби хезмәт итү шартлары турындагы очрашу булачак хәрби хезмәткәрләрнең үзләре өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыять өчен дә мөһим. Контракт хезмәте профессиональ карьераны үстерү, яхшы өйрәтелгән һәм югары мотивацияле шәхси состав булдыру, илебезнең оборона сәләтен ныгыту өчен нигез була ала.

Автор:
Читайте нас: