“Башинформ" га БР буенча Гадәттән тыш хәлләр матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 31 мартта, җил көчәйгәндә секундына 17-22 метр тизлек белән исәчәк.
Алдагы тәүлектә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан 9-14, урыны белән 17-22 метр тизлек белән исәчәк. Һава температурасы төнлә +1, -4, урыны белән -9, көндез +7, +12 градус тәшкил итәчәк.