Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2023, 20:00

Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!

Мата авылы халкы бердәм булып “Сыерчык оясы” бөтенрусия экологик акциясенә кушылдылар.

Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!

Кошларга ярдәмгә килүчеләр саны елдан-ел арта бара. Монда илнең төрле почмакларында үткәрелә торган төрле экологик акцияләр ярдәм итә. Шуларның берсе - Мата авылында да үз тарафдарларын тапкан “Сыерчык оясы” бөтенрусия экологик акциясе була.

Сыерчык ояларын никадәр күбрәк ясасак, канатлы дусларыбыз өчен шулкадәр әйбәт булачак, диләр маталылар. Чынында шулай бит, һәр кеше бер генә оя ясап элсә дә, сыерчыклар өчен зур ярдәм була.

Үз куллары белән эшләнгән оялар табигый материаллардан һәм авылның күп кенә урыннарының бизәге булды. Күп тә үтмәс, сыерчыклар оялап, авыл халкын үз моңнары белән куандырыр. 

Нәтиҗә буларак, оялар урнаштыру кошларга ярдәм итү генә түгел, ә әйләнә - тирә мохитне саклауга өлеш кертү дип әйтергә була. Табигатькә сакчыл караш һәм тормышыбызны яхшырак итү теләге безнең барыбыз өчен дә гадәти күренеш булырга тиеш.

-Кошлар турында кайгырту - безнең бурыч һәм без аны сыерчык оялары ясаудан башладык, - ди маталылар.



Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
Автор:
Читайте нас: