Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2023, 18:30

Башкортстан махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ничек ярдәм итә?

Узган ел ахырында республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә   ярдәм чаралары  пакетын раслады. Ул 30дан артык ярдәм чарасын үз эченә ала.

Балаларга нәрсәләр тиеш?

Иң зур һәм иң кирәкле ярдәм җыелмасы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен каралган. Аларга бала яшь ярымга җиткәннән соң, балалар бакчасында чиратсыз урын һәм яшәү урыны буенча уңайлы мәктәп сайлау хокукы бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның сабыйлары балалар бакчасы, мәктәпкә әзерлек, «продленка» һәм дәрестән тыш түгәрәкләр өчен түләүдән тулысынча азат ителә. 1-11 сыйныф укучыларына бушлай кайнар аш, медицина күрсәткечләре булганда — «Сөт кухнясы» продукциясе, балаларны сәламәтләндерү лагерьларына түләүсез юлламалар бирелә һәм алар автобусларда бушлай йөри ала. Мәктәпне тәмамлаучылар бюджет исәбенә колледжда укырга хокуклы, әгәр студент уку елы өчен түләгән булса, акчаны аңа тулысынча кайтарачаклар. Колледж студентлары  кайнар аш белән, шулай ук, бушлай тәэмин ителә. Колледж һәм югары уку йортлары студентларына тулай торакта урын да гарантияләнә.

Март аена булган мәгълүматлар буенча, барлык «балалар ташламалары» кирәкле, һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре алар белән актив файдалана. 3500дән артык бала җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен карталар алган, алар ярдәмендә 62 меңнән артык сәфәр ясалган. Өч мең бала мәктәпләрдә һәм колледжларда бушлай туклана, 136 бала балалар лагерьларына барган, төп агым исә җәен булачак, 117 кеше гариза язган һәм хәзер колледжларда бушлай укый. 153 студент — тулай торакта, ә 124е озайтылган көн төркемнәрендә түләүсез урыннар белән тәэмин ителгән. 39 йөкле хатын-кыз, 20 бала имезүче ана һәм 510 өч яшькә кадәрге бала «Сөт кухнясы»нда балалар ризыгы ала.

Гаиләләргә нәрсәләр каралган?

Ярдәм чараларының зур өлеше турыдан-туры СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен билгеләнгән. Бу — республика шифаханәләренә бушлай юлламалар, аларга инде берничә дистә кеше гариза биргән. 2022 елда бер машинага транспорт салымы һәм чүп-чар чыгару өчен түләүдән азат ителү. Торак йортларга газ үткәрүгә сертификатлар (йөзгә якын кеше гариза биргән) һәм «Жилстройсбережение» программасында катнашу өчен ташламалы шартлар. Исәптән акчаны премия өлешен югалтмыйча вакытыннан алда салдырырга һәм аны үз теләгең буенча файдаланырга яки хезмәт итү вакытында программада катнашуны туктатып  торырга, ә кайткач дәвам итәргә мөмкин булачак. Шулай ук Башкортстанның Торак төзелешен үстерү фондыннан базар бәясеннән түбәнрәк хакка фатир сатып алу мөмкинлеге бар (унга якын кеше уңай карар алган да инде).

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә дә ярдәм ала (ихата территорияләрен чистарту,  печән, утын китерүһ.б.). Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына колл-үзәк телефонына шалтыратып,мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-800-201-89-03. Эш вакыты— көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр. Аның  бүлекчәләре республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында «Бердәм Русия» партиясе офислары базасында эшли. Шулай ук, һәр шәһәрдә һәм районда «Гаилә» хезмәте эшли, анда да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шул да мәгълүм булсын:үзәкләрэш вакытын 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр озайтты. Анда документлар җыярга, судка дәгъва гаризасы бирергә, банкка яки приставларга документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә әзерләр. Әгәр, мәсәлән, әнисен дәваханәгә салсалар һәм баланы калдырырга кеше булмаса, социаль приютлар бар. «Приют»сүзе куркытмасын. Асылда, бу—социальүзәк, анда биш тапкыр  туклану, балалар бакчасы, бала программадан калышмасын өчен мәктәп оештырылган. Шунда ук, үзәктә, психологик һәм юридик ярдәм алырга да мөмкин. Бу хезмәттә нинде берничә мең кеше файдаланган.

Хезмәт урынына мохтаҗ булган яки яхшырак эш урыны табарга теләгән гаилә әгъзалары эшкә урнашуда шәхси ярдәм, ә СВОда катнашучының гаиләсендәге  өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өйдә, ярымстационар формада яки махсус оешмада социаль хезмәткәр хезмәтен алу хокукына ия. Гаилә составы һәм аның кереме бу очракт аисәпкә алынмаячак.

Элегрәк язуыбызча, Яңа ел алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мобилизацияләнгәннәр гаиләсенең һәр әгъзасына 20 мең сумм түләү турында күрсәтмә бирде. «Безнең мобилизацияләнгән егетләр өйләреннән еракта, аларның гаиләләрен котларга мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә без шундый мөһим карар кабул иттек. Асылда, бу безнең илне саклаучылардан бүләк», —диде Радий Хәбиров. Түләүләрне 20 меңнән артык кеше алган — мобилизацияләнгәннәр үзләре дә, аларның барлык гаилә әгъзалары да.

Автор:
Читайте нас: