Синоптиклар бүгенге көнгә үз фаразларын белдерде.
Бүген, 28 март көнне, көндез Башкортстанда яңгыр көтелә, республиканың көньяк-көнчыгышында – явым-төшемсез, дип хәбәр итә Башгидрометеоүзәк.
Һава температурасы көндез +4 +9 градуска җитәчәк, көньяк-көнчыгышта һава +14 градуска кадәр җылыначак.