“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфаның Нагаево бистәсендә Октябрь районының “Сипайлово микрорайонын төзекләндерү хезмәте” территориясендә бәхетсезлек очрагы теркәлгән. “КамАЗ” тәгәрмәче шартлаудан өч баласы булган 60 яшьлек водитель вафат булган.
Билгеле мәгълүматлар буенча, оешмада водитель булып эшләгән ир “КамаАЗ” машинасы тәгәрмәченә тын тутырган була. Шул вакытта тәгәрмәч шартлый һәм ир шунда ук үлә. Бу вакытта янәшәдә беркем дә булмаган. Мөгаен, хәвефсезлек таләпләре үтәлмәгәндер, предприятиедә бу эшләрне кемдер башкарырга тиешлеге каралмаган, шуңа күрә водительләр үзләре бу эшне эшли, транспортны ремонтлый.
Фаҗигале хәл урынына ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре чакырылган.
60 яшьлек һәлак булучының өч баласы калганлыгы билгеле, аларның берсе әлеге вакытта МХОда катнаша.
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.