Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2023, 16:33

Борайда бер ир 4 айлык кызының аягын сындырган

Сәбәбе - ул аңа йокларга комачаулаган.  

Борайда бер ир 4 айлык кызының аягын сындырган
Борайда бер ир 4 айлык кызының аягын сындырган

Борай районында яшәүче  “әти” дип аталган кеше 4 айлык кызының аягын сындырган. Сәбәбе - ул аңа йокларга комачаулаган.  

Кечкенә бала төнлә йокларга теләми һәм бик нык кәефсезләнә Бу хәлгә  “яңа” әти бик нык ярсып китә. Ул кызып китеп әйберләр ыргыта башлый һәм хатынына кизәнә. Бар көченә кизәнгән вакытта көчле сугу 4 айлык кызының аягына эләгә.

Әлеге вакытта кызның әтисенә карата тикшерү эшләре уздырыла.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында бу вакыйганың 15нче мартта булганын ачыкладылар. Баланы ашыгыч рәвештә Уфаның 17 нче дәваханәсенә озаталар.

Хәзер инде сабыйның хәле яхшы, берничә көннән дәваханәдән чыгарырга тиешләр, дип хәбәр итә “Башинформ” сайты.

Автор:
Читайте нас: