Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2023, 19:46

Авылдашларына ярдәм итү максатыннан

Күрше Аскын районыннан сыйныфташ ир-егетләр хәрби бурычларын үтәгән авылдашларына “Нива” автомобиле сатып алганнар.

Авылдашларына ярдәм итү максатыннан
Авылдашларына ярдәм итү максатыннан

Күрше Аскын районыннан МХО зонасына чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә әзерләнәләр. Бу юлы халык, медикаментлар һәм азык-төлек белән посылкалардан тыш, ике транспорт чарасы әзерләгән.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, сыйныфташ ир-егетләр Ришат Фәизов, Рәсүл Зиннәтуллин, Ришат Лотфуллиннар махсус хәрби операциядә булган авылдашларына ярдәм итү максатыннан “Нива” автомобиле сатып алганнар.

"Без өч сыйныфташ, өч дус. Алгы сызыкта булган егетләр белән даими рәвештә телефоннар аша аралашып торабыз. Алар машина сорадылар”, - дигән  Рәсүл Зиннәтуллин.

Ә фермер Рәдиф Гарифуллин махсус операциядә катнашучылар өчен “УАЗ” автомобиле сатып алган. Егетләр транспортларны тиешенчә җиһазландырганнар, камуфляж рәвешендә буяганнар да. Алар азык-төлек ташу өчен кулланылачак.

Автор:
Читайте нас: