Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2023, 21:50

Уфада транспорт тукталышы янында мина тапканнар

Әлеге вакытта җайланма белән Росгвардия белгечләре, саперлар эшли.

Уфада транспорт тукталышы янында мина тапканнар
Уфада транспорт тукталышы янында мина тапканнар

Бүген, Уфада, "Пушкинский" җәмәгать транспорты тукталышыннан ерак түгел, Пушкин һәм Гафури урамнары киселешендә пехотага каршы мина табалар. Бу хакта “Башинформ” сайты хәбәр итә.

Урынга белгечләр чакырылган. Хәзер җайланма белән Росгвардия белгечләре, саперлар эшли.

Бу гадәттән тыш хәл турында комментарий өчен "Башинформ" агентлыгы Русия милли гвардиясе гаскәрләренең Башкортостан буенча Федераль хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итә. Җавап әлегә юк.

Автор:
Читайте нас: