Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2023, 21:05

Яңадан алгы сызыкка

Күптән түгел генә ял итәргә кайткан Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон хәрбиләре бүген яңадан алгы сызыкка юл тоттылар.

Яңадан алгы сызыкка
Яңадан алгы сызыкка

Күптән түгел генә ял итәргә кайткан Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон  хәрбиләре бүген яңадан алгы сызыкка юл тоттылар.

Яугирләрне озатырга хатыннары, әти-әниләре, балалары һәм дуслары килгән иде. Алар янында “Шах” позывнойлы ветеран да бар. Ул МХО зонасында хәрби хезмәттә булуның чик яшенә җитү сәбәпле өенә кайткан иде. Шулай булса да “Шах” яңа формалашкан Даян Мурзин исемендәге яңа ирекле батальон сафларына керә.  Читтә кала алмый. Хәзер ул Даян Мурзин исемендәге һәм "Төньяк амурлары" ирекле батальоннарын формалаштыру штабына керә һәм гаризалар кабул итү белән шөгыльләнә, булачак хәрбиләргә автобиографияне ничек итеп дөрес язарга, акчалата түләүләр алу тәртибен аңлата. 

-Бүген мин хәрби иптәшләремне алгы сызыкка озатам. Аларны күрүемә бик шат. Яңа батальоннар оештыру барышындагы нинди хәлләр, волонтерлар күп языламы, дип кызыксындылар алар. Теләүчеләр батальоннарга актив языла. Штабка килгән халык "шәйморатовчыларга“ һәм "доставаловчыларга“ ярдәм итәргә теләвен белдерәләр. Бездә Җиңүдән башка альтернатива юк, - дигән ул "Башинформ " мәгълүмат агентлыгына.  

Яңадан алгы сызыкка
Яңадан алгы сызыкка
Яңадан алгы сызыкка
Яңадан алгы сызыкка
Автор:
Читайте нас: