Республикада газ шартлау нәтиҗәсендә шәхси торак йортта ир белән хатын каза күргән, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтанып.
Коточкыч вакыйга бүген иртән Әбҗәлил районының Рыскуҗа авылында булган.
Вакыйга урынына килгән коткаручылар йорт бинасы тулысынча җимерелүе турында хәбәр итә. 43 яшьлек ир белән 37 яшьлек хатын пешкәннәр, аларны дәваханәгә алып озатканнар. Бәхеткә, аларның баласы бу вакытта дәү әниләрендә булган.
Ни сәбәпле газ шартлавын әлеге вакытта тикшерүчеләр һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре ачыклый.