Мәгариф һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлеге коллективы махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтә.
Алар батыр һәм кыю яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыйганнар.
“Кадерле батыр якташларыбыз! Өй кайнатмасы белән бал сезгә көч һәм сәламәтлек бирсен! Шулай бергә һәм бердәм булганда безне беркем дә җиңә алмас. Батырларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз”, - ди алар.
Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!