Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2023, 14:56

Райондашыбызны котлыйбыз!

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан “Йәнтөйәк” гәзите төркемендә игълан ителгән “Ҡатын-ҡыҙ – милләт ҡото, тел һаҡсыһы” конкурсның җиңүчесе ачыкланды.

Райондашыбызны котлыйбыз!
Райондашыбызны котлыйбыз!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, шулай ук Укытучы һәм остаз елы уңаеннан “Йәнтөйәк” гәзите төркемендә игълан ителеп, бик актив барган “Ҡатын-ҡыҙ – милләт ҡото, тел һаҡсыһы” конкурсында “Йәнтөйәк” гәзите таралган Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Караидел, Мишкә районнарыннан башкорт теле укытучылары катнашты.

Һичшиксез, аларның һәр берсе җиңүгә лаек, әмма бәйгенең үз кагыйдәләре. Шулай итеп, бүген иң күп тавыш җыйган шәхес ачыкланды. Ул – Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Хөрмәт кызы Мөкыймова!

Райондашыбызны котлыйбыз! Конкурс шартлары буенча, аңа акчалата бүләк һәм басманың дипломы тапшырыла. Шулай ук бәйгенең республика турында катнашу хокукына ия булды.  Республика турында җиңүчене ачыклау “Безнең Башкортстан” төркемендә 27 марттан 24 апрельгә кадәр барачак.

Конкурс нәтиҗәләрен шушы сылтама буенча кереп карый аласыз!

Автор:
Читайте нас: