Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март , 14:34

Башкортстан үзенең батырларын каршы алды

Бүген яугирләребез кыска вакытлы ялга кайттылар.

Башкортстан үзенең батырларын каршы алды
Башкортстан үзенең батырларын каршы алды

Бүген яугирләребез кыска вакытлы ялга кайттылар. Бу хакта “Башинформ” сайты хәбәр итә.

Батырларыбызны Уфадагы Совет мәйданында туганнары, якыннары һәм дуслары каршы алды. Каршы алучылар арасында Республика башлыгының хәрбиләр белән бәйләнеш буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов та бар иде.

-Бүген без МХОда үзләренең хәрби бурычларын үтәүче егетләрнең ялга кайтучы чираттагы төркемен каршы алабыз. Бу – ялга кайтучыларның бишенче партиясе. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров МХО зонасыннан алып кайту һәм яңадан озату өчен техника бүлә. Безнең яугирләр анда лаеклы хезмәт итә. Командованиедән алар турында тик яхшы фикерләр генә ишетәбез”, - диде ул.

Башкаланың Совет мәйданы махсус хәрби операциядә катнашучыларның традицион очрашу урыны булып тора. Бүген дә хәрбиләр Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

“Кардан” позывнойлы хәрби туган ягын сагынуын яшермәде.

-Ял итәргә, гаиләне күрергә дип кайттым. Туганнар да сагынып көтте. Ләкин тиздән яңадан хезмәткә барырга икәнен дә онытмыйм, - диде ул.

Автор:
Читайте нас в