Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март , 21:02

Шундый “әниләр” дә була микән?

Инвалид кызын ачка интектергән.

Шундый “әниләр” дә була микән?
Шундый “әниләр” дә була микән?

“Башинформ” сайты хәбәр итүенчә, Авыргазы районы прокуратурасы бер хатын-кызга карата “балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү” мәддәсе буенча гаепләү актын раслады.

Билгеле мәгълүматлар буенча, хәрәкәт аппараты авыруыннан интегүче 14 яшьлек инвалид баланың әнисе 2022нче елның августыннан сентябренә кадәр баланы тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, антисанитар шартларда яшәгәннәр.

Инвалид кыз даими рәвештә ашаудан мәхрүм ителгән булган. Шулай ук яшәү өчен кирәкле дарулар да өйдә булмаган.  Балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен теге “әни” кеше берничә тапкыр административ җаваплылыкка да тарттырылган булган. Төрле профилактик чаралар булуга карамастан, хатын-кыз шундый ук тормыш рәвешен алып баруын дәвам иткән. 

"Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таный, бала әтисенә тәрбиягә бирелә. Җинаять эше судка карау өчен җибәрелгән", - дип хәбәр итә БР Прокуратура хезмәте.

Автор:
Читайте нас в