“Башинформ” сайты хәбәр итүенчә, Зианчура районы прокуратурасы ике бала анасына карата “балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәү” һәм “җәзалау” мәддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.
Үткән елның мартыннан июньгә кадәр 2010нчы һәм 2014нче елларда туган ике баланың исерек хәлдә булган әнисе 12 яшьлек улын борчакка тезләнеп торырга мәҗбүр иткән һәм тимерчыбык белән кыйнаган.
Билгеле булуынча, әлеге хатын балигъ булмаган балаларын тәрбияләү, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Шулай ук даими рәвештә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.
“Гаепләнүче үз гаебен таныды. Балалар әлеге вакытта социаль учреждениегә урнаштырылды. Җинаять эше Күгәрчен районара судына җибәрелде”, - дип хәбәр итә региональ күзәтчелек ведомствосы.