Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март , 10:58

Алдагы көннәрдә һава торышы сөендерерме?

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын белдерде.

Алдагы көннәрдә һава торышы сөендерерме?
Алдагы көннәрдә һава торышы сөендерерме?

Башкортстанда алдагы өч көндә һавa торышы язгыча җылы булачак. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә.

Башгидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча бүген, 15нче мартта, явым-төшемнәр көтелми, төньяк райoннарда бераз кар явачак. Иртән юлларда бозлавык. Җил көньяк- көнбатыштан талгын. Һава температурасы көндез 0, +5 градус булачак.

16нчы мартта, көн шулай ук явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәючән. Термометр баганалары төнлә -1, -6 градус, урыны белән  -11 градус, көндез +2, +7 градус җылы күрсәтәчәк. Таулы районнарда +11 градус җылы булуы көтелә.

Җомга көнне, 17 мартта, явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатышта бераз җепшек кар яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, ә көндез +2, +7 градус җылы.

Автор:
Читайте нас в