+5 °С
Болытлы
Караидел авылында шаһитлар урам буйлап йөрүче тәвә кошын күргәннәр.
“Башкортстанга яз килде. Тәва кошлары урамнарга чыкты”, - ди видеоязмада бер шаһит.
Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоязмада күренүенчә, кош янында бер ир-ат тора. Ул телефон аша ярдәм чакыртадыр, мөгаен. Ул шулай ук кошның хәрәкәтен контрольдә тотарга, юлга чыгармаска тырыша.
Интернет кулланучылар кош фермадан качкан дип фаразлый.
Видеоязма интернет челтәрләреннән алынды.