Аскын районының Кашка авылыннан сыйныфташ ир-егетләр Ришат Фәизов, Рәсүл Зиннәтуллин, Ришат Лотфуллиннар махсус хәрби операциядә булган авылдашларына ярдәм итү максатыннан “Нива” автомобиле сатып алганнар. Бу хакта “Йәнтөйәк” гәзите хәбәр итә.
Егетләр аны тиешенчә җиһазландырганнар, камуфляж рәвешендә буяганнар да.
“Машина яугирләребезгә ярдәм итәр, бәлки, кемнеңдер гомерен коткарыр. Автомобиль тулысынча хәрби бурычларны үтәргә әзер. Аны буш килеш җибәрмибез, егетләребезгә бүләкләр һәм кирәк-яраклар да әзерләдек”, - ди алар.
Алар әлегә кадәр дә МХОда катнашучыларга ярдәм күрсәтеп килгәннәр.
“Туган җирегезгә исән-имин әйләнеп кайтыгыз. Без сезне көтәбез!”, - ди Кашка авылы халкы.