Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март , 21:44

Изге эшкә кушылып

Яугирләребез өчен Көнтүгеш авыл биләмәсе халкы гуманитар ярдәм җыйган.

Изге эшкә кушылып
Изге эшкә кушылып

Яугирләребез өчен Көнтүгеш авыл биләмәсе халкы гуманитар ярдәм җыйган.

Алар батырларыбыз өчен тартмаларда бозылмый торган азык-төлек, беренче кирәк-яраклар, дарулар һәм 70 килограмм бал җыйганнар.

- Мондый изге эштән читтә калып булмый инде. Иң мөһиме, авылдашларыбызның, райондашларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Бу эшебезне туктатмыйбыз, шулай ярдәм итеп торырга тырышырбыз, - ди көнтүгешлеләр.

Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!

Ярдәм җыюда катнашырга теләгән һәркем кирәк-яракларны Иске Балтач авылы, Совет урамы, 48 адресы буенча тапшыра ала.

Изге эшкә кушылып
Изге эшкә кушылып
Автор:
Читайте нас в