Бүген “Башҡортостан” гәзите журналистлары районыбызга кунакта булдылар. Бу хакта алар үзләренең “Башҡортостан” гәзите төркемендә язып чыгардылар.
“Балкыш” халык театрының “Шәйморатов генерал” спектакленең репетиция вакытын карап үттеләр, тернәкләндерү үзәгенең хезмәткәрләре, төрле конкурс-бәйгеләрдә район данын яклаган тырыш укучылар белән таныштылар. Шулай ук Янтимер авылында мари халкының үз мәдәниятенә тугры булуларына карап сокландылар.
Һәм, иң мөһиме, 13 бала тәрбияләгән, күптән түгел генә Русия Президенты Владимир Путин кулыннан “Герой-ана” медален алган Альбина Хәйдәршина гаиләсе белән якыннан танышып үттеләр.
А.Нурмөхәмәтов фотолары.