Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2023, 21:15

Гөлнара Байгуҗина – “Голос” тапшыруында

Ул 11нче тапкыр үткәрелгән шоуның икенче турына үтте.

Гөлнара Байгуҗина – “Голос” тапшыруында
Гөлнара Байгуҗина – “Голос” тапшыруында

10нчы марттагы тапшыруда Уфадан 21 яшьлек Гөлнара Байгуҗина 11нче тапкыр үткәрелгән вокал шоуның икенче турына үтте. Бу хакта “Башкортстан” гәзите хәбәр итә.

Ул сәхнәдә гитара белән “Пицца” төркеменең “Романс” җырын башкарды. Үз чыгышын башлагач та башта Баста борылды, ары таба – Полина Гагарина, соңрак – Владимир Пресняков һәм Антон Беляев.

Гөлнара Байгуҗина балачактан ук музыка белән шөгыльләнә. Төрле популяр җырларга каверлар ясый һәм үзе дә җырлар яза.

Әлеге тапшыруда Гөлнара Байгуҗина Антон Беляев командасын  сайлады.

Якташыбызга уңышлар телибез! Һәр чыгышын көтеп алырбыз!

Видеоязма “Башкортстан” гәзите сайтыннан алынды. 

Автор:
Читайте нас: