Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2023, 09:17

Этнең ни гаебе бар иде монда?!

Бер кансыз адәм этнең борынын кисеп киткән.

Этнең ни гаебе бар иде монда?!
Этнең ни гаебе бар иде монда?!

22 гыйнвар көнне, Салават шәһәренең Космонавтлар бульварында урынлашкан Уфа вузы филиалының элекке бинасы урынында, билгесез ир Малыш кушаматлы этнең борынын пычак белән кисеп киткән.

Этнең йөрәк тетрәндергеч тавышын ишетеп, кешеләр сакчыларны чакыртканнар. Җәрәхәтләнгән этне Ишембайның ветеринария клиникасына озаталар, анда аңа операция эшлиләр.

Җинаятьче 49 яшлек элекке янгын сүндерүче  булуы мөмкин, ди шундагы халык. Ир эчергә яраткан, күршеләренә көн күрсәтмәгән, хәтта фатирының балконына чыгып, аларга янаган. Берничә тапкыр этнең башына җитергә теләве турында да белдергән булган.  Халык полициягә гариза белән мөрәҗәгать итүләрен белдерәләр.

“әгәр бу эшне азагына җиткермәсәләр, үзебезнең шушы эт урынында калуыбыз ихтимал”, - ди ирнең күршеләре.

Полиция хезмәткәрләре әйтүләренчә, тикшерү эше башланган.

Чыганак һәм фото.

Автор:
Читайте нас: